Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 7 августына санитар-савыктыру чаралары 301,3 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 178,3 гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.