ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган чараларда катнашты. Казанда бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булды.
Бәйрәм кысаларында урам баскетболы буенча «Кызгылт сары туп» турниры, пляж волейболы, масс-рестлинг һәм аркан тартышу буенча ярышлар, сайклинг буенча марафон һәм башкалар оештырылды. Шулай ук теләге булган һәркем Татарстан Республикасы спортчылары белән зарядкада катнаша һәм ГТО нормаларын тапшыра алды.
Быел чара «Татарстанда җәй» проекты һәм «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры китереп үткәрелде. Моннан тыш, бәйрәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.