Татарстанда 11,3 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, быелның 18 августына урман культураларын агротехник карау эшләре 11,3 мең га (планнан 75%) мәйданда башкарылган.

Эш күләме буенча алдынгылар рәтендә – республиканың Әлки, Баулы, Алабуга һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International