ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең Лубян урман-техник колледжы студентлары белән очрашуы

2013 елның 22 ноябре, җомга
Лубянда мондый очрашулар гадәткә кереп килә. Министрлыкның бүлек башлыклары өлкән курс студентлары өчен урман хуҗалыгының төп юнәлешләре буенча лекцияләр циклы әзерләде. Аларда студентлар дәүләт контроле һәм күзәтчелеге чаралары, административ практика буенча мисаллар, урманчылыктагы яңа фәнни казанышлар һәм тикшеренүләр, урманнан файдалануның перспективалы проектлары белән танышалар. Шулай итеп, урман белгечлегенә өйрәнү барышында, үзләренә берничә елдан соң кирәк булачак белемнәрне туплыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International