ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: агач әзерләү техникасы паркы яңартылды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең урман әзерләү техникасы паркы яңартылды. КАМАЗ базасында барлыгы 6 берәмлек сортимент ташучы һәм 10 берәмлек утын вату линиясе сатып алынды һәм урман хуҗалыкларына тапшырылды.

«Техника һәм җайланмалар сатып алу агач әзерләү һәм эшкәртү процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев. – Бу учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, югарырак җитештерүчәнлек һәм хезмәт иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Техника һәм җайланмалар «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International