Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 30 санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре урманнарда уңайлы санитар хәлне тәэмин итү буенча актив эш алып баралар. 2025 ел башыннан 30 рөхсәтсез чүплек ачыкланган һәм бетерелгән. Башкарылган эшләр барышында урманчылык территориясеннән 82 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

«Урманнарда санкцияләнмәгән чүплекләр – экологик проблема гына түгел, ә янгын куркынычсызлыгына җитди куркыныч та. Көнкүреш чүп-чарлары, бигрәк тә пыяла һәм пластик, эссе көннәрдә янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Без даими рәвештә рейдлар һәм урманнарны чистарту эшләре үткәрәбез, әмма гражданнарны табигатькә җаваплырак карарга өндәргә телибез. Исегездә тотыгыз, урманнарыбызның чисталыгы – уртак җаваплылык ул», – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев.

Исегезгә төшерәбез, санкцияләнмәгән чүплекләр оештырган өчен административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International