Татарстанның Зеленодольск районында урман хуҗалыгы һәм янгын сүндерү җайланмаларыннан файдалану мәсьәләләре буенча укыту-демонстрация семинары узды

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Зеленодольск урманчылыгының Әйшә кишәрлеге урманчылыгы территориясендә «Урманны карау өчен кече механикалаштыруның заманча техникасы, куркынычсыз эш ысуллары, бензоинструмент һәм аксессуарлар мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре» темасына укыту-демонстрация семинары узды. Чара урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри күнекмәләрен камилләштерү, эшләрне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтү, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатларында оештырылды.

Семинарда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, республика урман хуҗалыклары директорлары, баш инженерлар, механиклар, урман кисүчеләр, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ белгечләре катнашты. Чарага барлыгы 100гә якын кеше җыелды. 

«Имин хезмәт шартларын тәэмин итү – безнең абсолют өстенлегебез. Заманча техника һәм җиһазлар һөнәри күнекмәләр генә түгел, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәүне таләп итә, – диде Рәис Гомәров. – Мондый өйрәтү семинарлары производствода имгәнүләр булу куркынычын киметергә һәм бер үк вакытта башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә».

Семинар барышында урман утыртмаларын карау, урман янгыннарын сүндерү, шулай ук техника һәм җайланмаларны ремонтлау ысуллары күрсәтелде.  Катнашучылар бензин пычкыларын, куак кисү җайланмаларын, мотопомпаларны, һава үткәргечләрне һәм башка махсуслаштырылган җиһазларны эксплуатацияләүдә гамәли күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International