Бүген Тәтеш шәһәрендә «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2025 елның 7 аендагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Храменкова, ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы чаралары йомгаклары турында Ранил Рәхмәтуллин сөйләде. Ул быел Тәтеш урманчылыгы территориясендә 82,5 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылуы, 250,7 га мәйданда урман культураларын тулыландыру, база урман питомнигында 0,5 га мәйданда орлык чәчү эшләренең башкарылуы турында сөйләде.
«Ел башыннан 15 килограмм ылыслы токым орлыгы әзерләнде. Бүгенге көндә каен һәм корычагач орлыкларын җыю эшләре бара», – диде Ранил Рәхмәтуллин.
Киңәшмә барышында шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләре каралды.
Эльмира Шагаева ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Тәтеш урманчылыгы һәм Тәтеш урман хуҗалыгының узган 7 айдагы эш нәтиҗәләре коллективларның югары җаваплылык дәрәҗәсен күрсәтә. Темпларны киметмәвегезне үтенәм», – дип ассызыклады ул.