Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның 2025 елның 7 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Баулы шәһәренең административ урманчылык бинасында узды.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
Бүген шулай ук Илгизәр Зарипов «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге йомгаклары буенча шундый киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Бөгелмә шәһәренең урманчылык бинасында узды.
Доклад белән җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул белгечләргә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урманлы мәйданга күчерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары катнашында киңәшмә үткәрде. Зәй шәһәренең урманчылык бинасында узган утырышта ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Ирина Забродина сөйләде.
«Ел ахырына кадәр план күрсәткечләрен һәм тармак чараларын вакытында үтәүгә игътибар итүегезне сорыйм», – дип ассызыклады Рәис Гомәров.