Татарстанда республика программасы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр биналарына ремонт ясала

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020-2025 елларда республика программасы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 68 административ бинага капиталь ремонт ясалды. Бина торышына карап, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.

Быел Әгерҗе, Азнакай, Арча, Зеленодольск, Минзәлә, Шәһәр яны, Чирмешән урманчылыкларында, Әлмәт һәм Ары урман хуҗалыкларында 9 объект ремонтланган.

Программаның тармак өчен нәтиҗәлелеген һәм әһәмиятен исәпкә алып, аны 2028 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде, бу республика урман хуҗалыгының матди-техник базасын тагын да ныгытуны тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International