Татарстан Республикасында 2025 елның гыйнвар-июль айларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген анализлау буенча киңәшмәләр сериясе дәвам итә.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Алабуга шәһәренең урманчылык бинасында узды.
Җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев тәфсилле хисап бирде. Аның сүзләренә караганда, быел урманчылык территориясендә 34,3 га (планнан 135%) мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, урман культураларын агротехник карау – 243,8 га (75%), урман культураларын тулыландыру – 75,2 га (73%), база урман питомнигында орлык чәчү – 0,6 га (100%).
«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 640тан артык патрульлек һәм 129 профилактик чара үткәрелде», – диде Рәмис Гыйлаҗиев.
Шул ук көнне Рәис Гомәров «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләде. Җыелыш Мамадыш шәһәренең урманчылык бинасында узды.
Быел башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турындагы нотык белән җитәкче-урманчы Әхәт Хәсәнов чыгыш ясады.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары катнашында киңәшмә үткәрде. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы авылындагы урманчылык бинасында узган утырышта ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев сөйләде.
Мондый киңәшмәләр сериясе республиканың барлык урманчылыкларында урман тармагы эшен комплекслы бәяләү һәм 2025 елның калган чорына эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен дәвам итәчәк.