Бүген Зирекле авылында Алексеевск муниципаль районының Ерыклы авыл җирлегенең гражданнар җыены узды.
Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов, Ерыклы авыл җирлеге башлыгы Айдар Зиннәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.
Җыен барышында авыл җирлеген үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, территорияне төзекләндерү, инфраструктураны модернизацияләү һәм социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Чарада шулай ук министр Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул 2025 елда илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
Соңыннан Равил Кузюров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфель һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.