«Комсомольская правда» медиатөркеме илкүләм экологик премиягә конкурс үткәрә.
Илкүләм экология премиясе – иң яхшы экологик практикалар, технологияләр һәм проектлар өчен һөнәри бүләк. Проектның төп бурычлары – әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, экологик технологияләрне, сәнәгать, бизнес, фән, экоактивистларның инициативаларын һәм казанышларын алга сөрү, табигатьне саклау практикаларының иң яхшы үрнәкләрен популярлаштыру.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «ЭкоИнициатива», «ЭкоРегион», «ЭкоПредприятие», «ЭкоМин», «Экотоварлар», «ЭкоГармония», «ЭкоВолонтерлар», «ЭкоЛидер», «ЭкоТуризм».
Гаризалар кабул итү агымдагы елның 30 сентябренә кадәр бара.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://ecopremiya.kp.ru/.