«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Балык Бистәсе районы педагогларының август конференциясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үзләренең казанышларын күрсәттеләр һәм табигатьне саклау эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Бердәм белем бирү киңлеге: сыйфатлы белем бирү һәм тәрбия бирү өчен яңа мөмкинлекләр» темасына багышланган чара Балык Бистәсенең район мәдәният йортында узды.

Яшь урманчылар гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләп кенә калмады, тематик күргәзмә дә оештырдылар. Конференциядә укучыларның мастер-класслары аеруча кызыксыну уятты. Укучылар Әмирә Сафиуллина, Лилия Закирова, Әмирхан Галимов һәм Кәрим Гайнуллин урман ресурсларын саклауның мөһимлеген шигырьләр һәм мәкальләр аша иҗади рәвештә күрсәттеләр.

Укытучы, берләшмә җитәкчесе Илһамия Сафиуллина катнашучылар белән урман экосистемалары турындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты, яшь буынга экологик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Каенкай» мәктәп урманчылыгы чыгышы педагоглар һәм чара кунаклары тарафыннан югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International