Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты рәисе Алексей Ларькин белән очрашты. Очрашуда комитет рәисе урынбасарлары Александр Передерий, Дмитрий Новиков, «Мособллес» МБ ГКУ генераль директоры урынбасары Александр Нацкий, шулай ук министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров катнашты.
Очрашу барышында Илгизәр Зарипов катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, республиканың урманнар биләгән җирләренең гомуми мәйданы 1 млн.261 мең га тәшкил итә, урманлылык – 17,4%.
«Урман комплексы белән идарә итү структурасы Министрлык һәм аның карамагындагы 64 учреждениедән тора. Алар арасында 31 урманчылык, 31 урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллияте һәм Урман-янгын үзәге», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.
Министрның беренче урынбасары шулай ук «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау мәсьәләләренә тукталды.
Алексей Ларькин Мәскәү өлкәсендә урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
«2025-2027 елларга «Сәламәт һәм чиста урман» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, – диде ул. – Ул санитар кисүләрнең күләмен арттыруны, шулай ук тәрбияви кисүләрне һәм яшь буенча кисүләрне кертүне күздә тота».
Алга таба очрашуда катнашучылар урман тармагын цифрлаштыру, дәүләт урман реестры белешмәләрен БДКМР белешмәләренә туры китерү һәм санитария-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашудан соң Алексей Ларькин «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтендә һәм Министрлыкның урман музеенда булды.