Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.
Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерциячел булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар гариза бирә ала.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-99.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.