«Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалына – 72 яшь

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалына 72 яшь тулды. Учреждение тарихы 1953 елның 27 августында «Леспроект» Бөтенсоюз аэрофотолес төзелеше берләшмәсе системасында Идел-Кама тресты составында Казан аэрофотолес төзелеше экспедициясе оештырылгач башлана.

Хәзерге вакытта «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары, урман комплексы предприятиеләре, арендаторлар һәм урман фонды җирләрендә, шулай ук башка категориядәге җирләрдә эшчәнлек алып баручы башка оешмалар өчен урман хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә киң спектрлы хезмәтләр күрсәтә. Алар арасында – урман төзелеше, җир төзелеше, аучылык һәм геодезия эшләре, рекреацион билгеләнештәге объектларның парк урманнарын кору, урманнарга карата дәүләт инвентаризациясе, геоботаника, туфрак, ландшафт-экология һәм урман фонды җирләрен махсус тикшерүнең башка төрләрен үткәрү һ.б.

«Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы урман фонды җирләре, урман ресурслары һәм урманнарның торышы турында дөрес һәм күпкырлы мәгълүматка ия. Югары техник потенциалга ия булган филиал җитештерүгә яңа ДМС технологияләрен һәм заманча инструментарийларны актив кертә, мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тапшыру ысулларын даими камилләштерә.

«Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы коллективын 72 яшьлеге белән котлыйбыз! Алга таба һөнәри уңышлар, яңа казанышлар һәм илебезнең урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшендә яңа үрләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International