Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты рәисе Алексей Ларькин Саба муниципаль районында булды. Анда ул «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Аны карау барышында Комитет рәисе урынбасарлары Александр Передерий, Дмитрий Новиков, «Мособллес» МБ ДКУ генераль директоры урынбасары Александр Нацкий, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов озата йөрде.
Килеп җитү белән Алексей Ларькин Урман селекция-орлыкчылык үзәген карады. Аңа үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн.данә ябык тамыр системасы булган утырту материалы тәшкил итә, дип сөйләделәр. Комплекс 11,3 га мәйданны били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, чәчүлекләрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. Үзәктә заманча автоматлаштырылган җиһазлар урнаштырылган.
Аннары комитет рәисе Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрарийда, Урман музеенда, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ урман-янгын станциясендә һәм түбән сортлы агач эшкәртү комбинатында булды. Бу комплекс елына 600 мең данә агач аскуйма, 32,0 мең куб.м гомуми билгеләнештәге пиломатериаллар, 6 мең тонна агач оны, 22 мең тонна пеллетлар (ягулык гранулалары) һәм сувенир продукциясе җитештерүне күздә тота.