Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге урман культуралары сезонына әзерләнәләр

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре көзге урман культуралары сезонына актив әзерләнәләр.

«Сентябрь-октябрь айларына тармак чаралары комплексы планлаштырылган. Алар арасында – туфракны киләсе елның урман культуралары өчен әзерләү. Эшләр 30 гектар мәйданда башкарылачак», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә урман үсемлекләре орлыклары әзерләнә. «Бүгенгә 100 килограмм каен орлыгы җыелды. Киләсе айда корычагач һәм имән чикләвеге орлыкларын әзерли башлыйбыз, – диде ул. – Шулай ук база урман питомнигында утырту материалына инвентаризация дә үткәрәбез. 2026 елга план нигезендә кимендә 800 мең данә чәчкен һәм үсенте үстерергә кирәк».

«Агымдагы эшләр белән беррәттән «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек башланды. Хәзер урман хуҗалыгы белгечләре һәм битараф булмаган гражданнарның илебезнең урман байлыкларын саклау һәм үрчетү эшендә тырышлыкларын берләштерә торган чараны үткәрү өчен оптималь мәйданчыклар сайлап алу бара», – дип йомгаклады Николай Кваков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International