«Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре ликвид булмаган агачны җыю эшләрен төгәлләделәр. Бу хакта урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Азат Галиев сөйләде.
«Ликвид булмаган агач 35 гектар мәйданда җыелды. Безнең белгечләр график буенча эшләделәр һәм барлык планлаштырылган эшләрне билгеләнгән срокларда төгәлләделәр», – дип билгеләде ул.
«Ликвид булмаган агачларны җыю – санитария-савыктыру чараларының иң мөһим төрләренең берсе. Ул урманнарның торышын яхшыртуга, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтүгә һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән», – дип өстәде Азат Галиев.