ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт һәм Лениногорск районнарында эш сәфәрендә булды

2025 елның 29 августы, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт һәм Лениногорск районнарында эш сәфәрендә булды. Максат – ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2025 елның 7 аенда эш йомгаклары буенча киңәшмәләр үткәрү.

Әлмәт, Кәләй урманчылыклары һәм Әлмәт, Кәләй урман хуҗалыклары коллективлары катнашында утырыш Кәләй авылында узды. Быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында җитәкче-урманчылар Рөстәм Гатин һәм Дамир Миндрахманов сөйләде. Хисапларда янгынга каршы чараларга һәм урман торгызу кампаниясе нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелде.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул белгечләргә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләренә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

Лениногорск урманчылыгы эшенә йомгаклар Лениногорск шәһәрендә каралды. Башкарылган чаралар һәм якын киләчәккә планнар турында җитәкче-урманчы Радий Салихов җентекле доклад белән чыгыш ясады.

«Көзге урман янгыннарын булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бу юнәлештә – территорияләрне патрульләүдән алып халык белән мәгълүмати эшкә кадәр – профилактика комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш», – диде Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International