Бүген «Биләр урманчылыгы» ДКУда 2025 елның 7 аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләргә йомгаклар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов, «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин, «Биләр урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Роберт Сибгатуллин, учреждение белгечләре катнашты.
Төп доклад белән Рамил Нуруллин чыгыш ясады. Ул быел Биләр урманчылыгы территориясендә 61,7 гектар мәйданда урман торгызу эшләренең башкарылуы, 84,2 гектарда урман культураларын тулыландыру, база урман питомнигында 0,5 гектарда орлык чәчү эшләренең башкарылуы турында сөйләде.
«Ел башыннан 15 килограмм ылыслы токым орлыгы әзерләнде. Бүгенге көндә каен һәм корычагач орлыкларын җыю бара, сентябрьдә сабакчалы имән чикләвеген җыюга керешәбез», – диде Рамил Нуруллин.
Рәис Гомәров белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, санитария-савыктыру чараларын үткәрү һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.
«Шулай ук урман янгыннарына контрольне киметмәвегезне сорыйм. Көзге чорда да урман янгыннары куркынычы зур», – дип ассызыклады ул.