Кукмара районында Лубян урманчылыгы һәм Лубян урман-техник көллияте эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, «Лубян урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

2025 елның 8 аендагы эш йомгаклары буенча җитәкче-урманчы Ләйлә Конькова һәм көллият директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады.

Ләйлә Конькова чыгышында Лубян урманчылыгының урман фонды территориясе 13 мең га тәшкил итүен, шул исәптән урман белән капланган җирләрнең 12 мең га булуын искәртте.

«Быел «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 36 гектарда урман торгызу һәм 249 гектарда урман культураларын агротехник карау эшләре үткәрелде, – дип билгеләп үтте ул. – Көзге чорда 25 гектар мәйданда киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләнәчәк».

Рим Фәхразыев ирешелгән нәтиҗәләргә һәм көллият эшчәнлеге юнәлешләренә, шулай ук 2025-2026 уку елында уку процессын оештыру мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү, көзге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башкалар буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International