Бүлек җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин Казан дәүләт аграр университетында Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты.

«Барыгызны да яңа уку елының башлануы белән котлыйм, – диде Фәнил Әхмәдуллин, студентларга мөрәҗәгать итеп. – Сезгә уңышлы укулар, кызыклы проектлар, казанышлар һәм уңышлар телим. Университетта алган белемнәр сезнең киләчәгегез өчен ныклы нигез булыр дип ышанам».

Студентларны шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова һәм башкалар котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International