Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лубян урман-техник көллияте студентларын Белем көне белән котлады

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Лубян урман-техник көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Студентларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Кәшапов һәм көллият директоры Рим Фәхразыев котладылар.

«Барыгызны да чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Бу бәйрәм һәрвакыт аерым хисләр һәм өметләр белән тулы, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Студентларга уңышлы укулар, илһам һәм якты ачышлар телим. Бу уку елы бай һәм уңышлы булсын».

Шулай ук чара кысаларында 2024-2025 уку елында укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган көллият студентлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International