Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул капиталь ремонттан соң Сахаровка төп гомуми белем бирү мәктәбен ачу тантанасында, шулай ук Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты.
Җыелган кешеләрне сәламләп, министр аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлады.
«Хәзер монда белем алу өчен уңайлырак шартлар тудырылган, – дип өстәде Равил Кузюров. – Барлык укучыларга уңышлы уку, ә педагогларга иҗади уңышлар телим. Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын».
Утырышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Сергей Демидов та котлады.
«Ышанам ки, балалар проектлаучылар һәм төзүчеләр хезмәтен лаеклы бәяләр, – диде ул. – Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка авыл мәктәпләренә игътибары һәм аларны үстерүдә һәрьяклап ярдәме өчен рәхмәтле».
Быел Алексеевск районы мәктәпләрендә 2822 укучы парта артына утырды, шуларның 216сы – беренче сыйныф укучылары.