ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарында булды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Аксубай һәм Нурлат районнарында булды. Анда ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2025 елның 8 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр үткәрде.

«Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында утырыш урманчылык бинасында узды. Доклад белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 24,5 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган һәм 15 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән.

«Көзге урман культуралары сезоны кысаларында киләсе елның урман культуралары өчен 21 гектар мәйданда туфрак әзерләү һәм питомникта утырту материалын инвентаризацияләү планлаштырыла», – диде Андрей Ильмухин.

Урманчылык бинасында «Нурлат урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшләренә йомгак ясалды. Җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев ирешелгән нәтиҗәләр һәм алдагы чорга планнар турында сөйләде.

Аерым алганда, ул урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында быел гомуми озынлыгы 118 км булган янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салу эшләренең башкарылуы турында сөйләде.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1 меңнән артык патрульлек һәм 69 профилактик чара үткәрелде», – дип өстәде Рөстәм Галиев.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү, санитария-савыктыру чаралары һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International