Идел буе урманчылыгында 2025 елның 8 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Идел буе урманчылыгы» ДКУ 2025 елның 8 аенда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренә йомгак ясалды.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, «Идел буе урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илназ Абдуллин, «Идел буе урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Фәрил Галиәхмәтов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Ирешелгән нәтиҗәләр һәм алдагы чорга бурычлар турындагы нотыклар белән Илназ Абдуллин һәм Фәрил Галиәхмәтов чыгыш ясадылар. Илназ Абдуллин сүзләренә караганда, хисап чорында 12,5 гектар мәйданда урман культуралары утыртылган, 73 гектарда урманны карау буенча һәм санитар кисүләр башкарылган, шулай ук янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салу һәм гомуми озынлыгы 121 км булган полосаларны карау эшләре башкарылган. Бу чаралар урманнарның торышын яхшыртуга һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметүгә ярдәм иткән.

Фәрил Галиәхмәтов товар продукциясе җитештерү, агач белән тәэмин итү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Шулай ук ул белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын уздыруга бәйле һәм башка йөкләмәләрне бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International