Татарстанда көзге урман культуралары сезоны башланды

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2025 елның көзге урман культуралары сезоны ачылды. Аның кысаларында 1,4 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елда урман культураларын булдыру өчен 1,2 мең га мәйданда кишәрлекләр әзерләү планлаштырыла. Шулай ук урман тармагы белгечләренә 10 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләргә кирәк булачак. Әлеге чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

«Моның белән беррәттән, базислы урман питомникларында урман культуралары һәм стандарт утырту материаллары инвентаризацияләнәчәк. Аның йомгаклары буенча 2026 елда урман торгызу өчен утырту материалының күләме билгеләнәчәк, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина. – Гадәттәгечә, көзге урман культуралары сезоны – төп чор – чөнки ул урман культуралары эшләрен тәмамлау һәм киләсе елга әзерлек башлану вакыты».

Хәзерге вакытта республикада урманнарны табигый торгызуга һәм урман культураларын агротехник тәрбияләүгә ярдәм итү эшләре төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International