Татарстанда 2025 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның 2025 елның 8 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Урман-ягын үзәге» ТР ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Казан шәһәрендә урманчылык бинасында узды.

Җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм Урман-янгын үзәге директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясадылар.

Илнур Кәшафиев сөйләвенчә, быел Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 10 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, 35,1 гектарда урман культураларын тулыландыру, 78 гектарда урман культураларын агротехник карау, база урман питомнигында 0,73 гектарда орлык чәчү эшләре башкарылган.

«Күзәтчелеккә аерым игътибар бирелде, – диде ул. – Әлеге эшчәнлек кысаларында быел урманнарда 965 патрульлек, 157 контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелде, административ хокук бозулар турында 22 беркетмә төзелде».

Айдар Гайфуллин урман янгыннарын булдырмау буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында сөйләде.

Бүген Рәис Гомәров шулай ук «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге йомгаклары буенча шундый киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Лаеш шәһәрендәге урманчылык бинасында узды.

Доклад белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул быел башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, шулай ук алдагы чорга бурычлар турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International