Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2025 елның 8 аенда «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде.
Утырыш Үрнәк поселогында урманчылык бинасында узды. Аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул урманнарны торгызу, урманнарны саклау һәм яклау, урман ресурслары белән тотрыклы идарә итү буенча башкарылган эшләр турында җентекле хисап бирде.
Киңәшмәдә катнашучылар көзге урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру зарурлыгы турында фикер алыштылар. Шулай ук, «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрен уздыруны да кертеп, елның калган өлешенә планнар билгеләнде.
Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Арча урманчылыгы һәм Арча урман хуҗалыгы эше уңай динамика күрсәтә, – диде ул. – Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмау һәм ел ахырына кадәр барлык планлаштырылган чаралар буенча дәүләт йөкләмәсен үтәүне тәэмин итү мөһим».
Арча районына эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров шулай ук Сорнар кишәрлеге урманчылыгы бинасын, питомникны һәм урман хуҗалыгы теплицасын карап чыкты.