«Чиста мирас» экология олимпиадасында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2025 елның 5 сентябре, җомга

«Чиста мирас» экология олимпиадасында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Теркәлү 26 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта уза: https://чистоенаследие.рф 

Үз белемнәрен республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-9 сыйныф укучылары сынап карый ала.

«Чиста мирас» олимпиадасы берничә этапта узачак. Беренче читтән торып уза торган этабы 2025 елның 5 октябреннән 7 октябренә кадәр дәвам итәчәк.  Ул катнашучылар  https://чистоенаследие.рф сайтында хәл итә алачак тест биремнәреннән торачак.

Читтән торып узу этабында җиңүчеләр алга таба – 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Әлмәт шәһәрендәге балаларны савыктыру лагерына юл тотачаклар. Турыдан-туры этапта катнашучыларны бурычлар гына түгел, экология өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан лекцияләр, мастер-класслар һәм тематик экскурсияләр дә көтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Чиста мирас» олимпиадасы 2023 елда уздырылды. Ике ел эчендә анда 4,5 мең укучы катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International