Яңа уку елында Татарстанның 177 мәктәп урманчылыгы үз ишекләрен ачты

2025 елның 5 сентябре, җомга

Яңа 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасының 177 мәктәп урманчылыгы үз ишекләрен ачты. Исегезгә төшерәбез, мондый берләшмәләр урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау белән мавыгучы укучыларның очрашу урыны булып тора, аларга теорияне өйрәнү генә түгел, ә урманнарны саклау һәм торгызу буенча гамәли чараларда катнашу мөмкинлеген дә бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларының эше «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

«Без балаларның елдан-ел урман белән кызыксынуын күреп шатланабыз, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина. – Хәзерге вакытта мәктәп урманчылыкларында 2,5 мең кеше исәпләнә. Безнең алда шундый берләшмәләрнең санын арттыру һәм белем бирү программаларының сыйфатын күтәрү бурычы тора».

План нигезендә, 2025-2026 уку елы дәвамында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Урманны саклыйк», «Макулатура бир – агачны коткар», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга оя бүләк итик», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Чиста яр» кебек экологик акцияләрдә катнашачаклар. Урман хезмәткәрләре көненә, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара елгалар көненә, Халыкара урманнар көненә, Кошлар көненә, Халыкара Җир көненә, Җиңү көненә һ.б. багышланган чаралар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International