ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш сәфәре белән Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды

2025 елның 5 сентябре, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш сәфәре белән Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды. Визитның төп максаты ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2025 елның 8 аендагы эшенә йомгак ясауга багышланган киңәшмәләр уздыру булды.

«Түбән Кама урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында җыелыш Красный Ключ поселогында узды. Җитәкче-урманчы Радмир Галимов доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш барышында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе буенча торышын яхшыртуга кагылышлы эшләр башкару мәсьәләләре каралды.

«Кама урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлегенә йомгаклар Кама урман сәнәгате хуҗалыгы авылында ясалды. Җитәкче-урманчы Альберт Шамилов быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, шулай ук алдагы чорга планнар турында сөйләде.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман ресурслары белән системалы идарә итүнең һәм тармак эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. 2026 елгы урман культуралары өчен туфракны әзерләү чараларын үткәрү һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыру бурычларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International