Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында көзге урман культуралары эшләрен башкару мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина катнашты.
Төп доклад белән Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны кысаларында 1,4 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елда урман культураларын булдыру өчен 1,2 мең га мәйданда кишәрлекләр әзерләү планлаштырыла. Шулай ук урман тармагы белгечләренә урман барлыкка китерүче төп токымнарның 10 тоннадан артык орлыгы әзерләргә, урман культураларына һәм стандарт утырту материалына инвентаризация үткәрергә кирәк булачак.