Татарстанның урман тармагы белгечләре сабакчалы имән чикләвеге әзерләүгә керештеләр. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында үткәрелә.
Быел кимендә 9 тонна чикләвек җыю планлаштырыла. Әзерләнгән барлык орлык материалы «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».