Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның 2025 елның 8 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә.
Бүген Минзәлә шәһәрендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары катнашында киңәшмә үткәрде. Очрашу барышында җитәкче-урманчы Айрат Минһаҗев башкарылган эшләр, шул исәптән урман законнарын бозуларны кисәтү һәм урман янгыннары барлыкка килү буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында хисап бирде. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук Әгерҗе шәһәрендә «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева катнашты. Җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов урман торгызу эшләренең нәтиҗәләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урман хуҗалыгы учреждениеләре эшенә йомгак ясау төп казанышларны ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Системалы анализ һәм оператив җавап бирү нәтиҗәсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республиканың урман ресурсларын саклауны һәм арттыруны дәвам итә.