Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул Мишә авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты. Җыелыш Лесхоз бистәдәге район мәдәният йортында узды.
Җыенда катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.
Илһам Рәхмәтуллин 2025 елның 8 аенда быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләде.
Җыенда шулай ук территорияләрне социаль-икътисадый үстерү, торак пунктларны төзекләндерү һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.
Җыелыш азагында шәхси объектлар һәм оешмалар территорияләрен төзекләндерүгә багышланган район конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.