ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман тармагының яшь белгечләренә гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәр итә

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман тармагының яшь белгечләренә гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән квалификацияле кадрлар җәлеп итү максатларында бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр күләме сизелерлек арттырылды.

Шартлар нигезендә, һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар – 300 мең сум, югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар 500 мең сум алырга мөмкин. Элегрәк бу суммалар 150 һәм 300 мең сум иде.

Ярдәм алуга урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва итә ала. Төп таләп – килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләү бурычы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашу.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1646489.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International