2025 елның 15-18 сентябрендә Красноярск шәһәрендә халыкара катнашулы «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе-2025» ХІ Бөтенроссия конкурсының федераль этабы узачак.
Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе исеме өчен конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр, «Авиалесохрана» ФБУ сайлап алу этабында җиңүче, шулай ук чит ил вәкилләре көрәшәчәк. Татарстан Республикасыннан «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ хезмәткәре Динарт Зыятдинов чыгыш ясаячак.
Катнашучыларга үзләренең күнекмәләрен өч юнәлештә күрсәтергә туры киләчәк: кисешкән җирләрдә йөгерү буенча физик әзерлек, урманнарда спорт ориентлашуы һәм урман янгыннары полосасы каршылыкларын җиңү.
Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе» конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ оештыра.