Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды.
Утырыш эшендә министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны кысаларында 1,4 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елда урман культураларын булдыру өчен 1,2 мең га мәйданда кишәрлекләр әзерләү планлаштырылуы турында сөйләде.
«Шулай ук урман культураларына һәм стандарт утырту материалына инвентаризация үткәрергә кирәк. Материаллар Министрлыкта 22 сентябрьдән кабул ителә башлады, – диде ул. – Эшнең тагын бер мөһим юнәлеше – орлык материалы әзерләү. Бүгенгә 656 килограмм ылыслы токым орлыгы җыелган. Имән чикләвеге, каен, юкә, өрәңге һәм корычагач орлыкларын җыю сезоны дәвам итә».
Рәис Гомәров түләүле хезмәтләр күрсәтү һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны башкаруга дәүләт йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләренә тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча лидерлар рәтендә – Ары, Әгерҗе, Лениногорск һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары.
«Биләр, Лубян һәм Буа урман хуҗалыкларында бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.