Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.

Аерым алганда, министрга быел урманнарда 24,5 мең патрульлек, 2,5 мең контроль-күзәтчелек һәм профилактика чараларының үткәрелүе турында сөйләделәр.

Докладларны тыңлап, Равил Кузюров хезмәткәрләргә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү, су саклау өчен саклагыч урман утыртмаларын утыртуга бәйле һәм башка йөкләмәләрне бирде.

«Мәктәп урманчылыклары – безнең визит карточкасы. Бу хәрәкәтне алга таба да үстерергә кирәк. Мәктәп урманчылыклары экологик белем бирүнең һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүнең, шулай ук укучыларга урманчылык эшчәнлеге өлкәсендә һөнәри белем, тәҗрибә алуның нәтиҗәле формаларының берсе булып тора», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International