Татарстан командасы «Урман кисүче – 2025» X Россия чемпионатында катнашачак

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 23-25 сентябрендә Түбән Новгород шәһәрендә «Урман кисүче – 2025» X Россия чемпионаты узачак.

Катнашучылар берничә дисциплинада – агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү һәм төгәллеккә кисү, ботакларны кисү һәм эстафетада көч сынашачак.

Чемпионатта илнең 20 төбәгеннән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Ярышларга 80нән артык катнашучы заявка биргән. Татарстан Республикасыннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре чыгыш ясаячак.

Ярышларны Россия Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International