ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмаларның 2025 елның 8 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясауны төгәлләде. Чаралар урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш нәтиҗәлелеген бәяләүгә, шулай ук республиканың урман ресурсларын саклау һәм үстерү буенча алдагы адымнарны планлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Утырыш Буа шәһәренең урманчылык бинасында узды.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ул быел Буа урманчылыгы территориясендә 17 гектар мәйданда урман торгызу эшләренең башкарылуы турында сөйләде. «Урманнарны карау өчен кисүләр 92 гектар мәйданда башкарылды, бу планның 41% өлешен тәшкил итә», – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин.
Катнашучылар көзге урман культуралары эшләрен уздыру һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Министр урынбасары Рәис Гомәров учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде, финанс-икътисадый күрсәткечләрне яхшыртуның мөһимлеген билгеләп үтте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш Азнакай шәһәренең урманчылык бинасында узды.
Җитәкче-урманчы Эдуард Чикуров быел башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау, урман хуҗалыгы эшләре, шулай ук алдагы чорга бурычлар турында сөйләде. «Көзге чорда 105 гектар мәйданда 2026 елгы урман культуралары өчен туфрак кишәрлекләре әзерләргә һәм 330 килограмм урман үсемлекләре орлыклары әзерләргә кирәк», – диде ул.
Моннан тыш, Азнакай районына эш сәфәре кысаларында Эльмира Шагаева капиталь ремонттан Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгы бинасын карады һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясеннән соң аны ачу тантанасында катнашты. Ремонт республика программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Бинада эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.