«Экоселфи – файда белән селфи 2025» экологик конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.
3 номинация каралган:
– «Экоэш» – табигатьне саклау буенча төрле акцияләрдә (агачлар утырту һәм аларны карау, парк территорияләрен, сулыкларны, табигать һәйкәлләрен һәм башка объектларны чүп-чардан чистарту, шулай ук кыргый һәм йортсыз хайваннарга һәм кошларга ярдәм итү) катнашкан вакытта төшерелгән фотолар кабул ителә;
– «Экогадәтләр» – экологик яшәү рәвеше принципларын чагылдырган фотографияләрне тәкъдим итәргә мөмкин (химик чаралар урынына натураль чаралар куллану, ресурсларны саклау принципларын күрсәтү, хәрәкәт итү ысулларын оптимальләштерү, калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү);
– «Экоиҗат» – номинация иске һәм кирәксез әйберләрдән ясалган, эшкәртү нәтиҗәсендә яңа тормыш алган әйберләр белән фотографияләргә багышлана.
Конкурста катнашу өчен быелның 17 ноябренә кадәр үз эшеңне яндекс-форма аша җибәрергә кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/67f8b54302848fb5b272a9c8/?clckid=5557f813.