Рослесхоз: урманнарны саклау чараларын фотофиксацияләү өчен мобиль кушымтаның функционалы яхшыртылды

2025 елның 12 сентябре, җомга

Урманнарны саклау чараларын фотофиксацияләү өчен мобиль кушымтаның функционалы яхшыртылды, дип хәбәр итә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы.

Шулай итеп, яңартудан соң фотофиксация материалларын булдыру һәм бастырып чыгару механизмы үзгәртелгән, координаталар кертү белән эш яхшыртылган. Моннан тыш, кушымтаның үз эше оптимальләштерелгән, бу хаталар килеп чыгу ихтималын киметә һәм кушымтаның гомуми эш тизлеген арттыра.

«Функционалны яңартканда урманнан файдаланучыларның да, төбәк урман ведомстволарының да тәкъдимнәре исәпкә алына. Кушымта интерфейсын аңлаешлы һәм гади итү, аның белән эшләү уңайлылыгын арттыру, материалларны җибәрү белән бәйле кайбер процессларны тизләтү мөһим. Кушымтаны 8 октябрьгә кадәр яңартырга кирәк, 8 октябрьдән соң иске версияләр җайланмаларда эшләмәячәк», – дип белдерде Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Петр Микка.

Кушымта белән эшләү буенча аңлатмалыклар «Фотофиксация өчен мобиль кушымта» бүлегендә урнаштырылган. Кушымтаны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәрне электрон почтага җибәрергә мөмкин: dev_fgislk@rosleshoz.gov.ru.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан урманнарны саклау буенча барлык чараларны, үткәрү урыны – геолокация белән бәйләп, мобиль кушымтада теркәп куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International