Равил Кузюров сайлауда катнашты

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Министр тормыш иптәше Алинә Фәрит кызы белән 129нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан 270нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

«Бүген без туган республикабызның киләчәген сайлыйбыз», – дип билгеләп үтте министр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 20:00 сәг. кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International