Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов районның сайлау участокларында булдылар.
Алар участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән аралаштылар, эшнең ничек оештырылуы белән кызыксындылар һәм процессның көйләнгәнлеген билгеләделәр. Кунаклар шулай ук сайлауга килгән кешеләр белән сөйләштеләр һәм участоклардагы хәлне бәяләделәр.
Сергей Демидов сүзләренчә, тавыш бирүдә катнашуның әһәмияте гражданлык бурычын үтәүдә генә түгел, ә һәр кешенең актив позициясен күрсәтүдә дә. Равил Кузюров ассызыклаганча, сайлау тыныч һәм эш тәртибендә уза.