«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары практик әзерлек кысаларында Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университетының Ботаника бакча-институтында булдылар.
Балалар бакчаның төп экспозицияләре белән таныштылар, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрнең агач һәм үләнчел үсемлекләрнең декоратив үзлекләренә ничек йогынты ясавын бәяләделәр, шулай ук көзге чорда нинди агротехник чаралар уздырылуы турында белделәр.
Ботаника бакча-институтына 1939 елда нигез салына. Хәзерге вакытта ул федераль әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территориясе статусына ия һәм биологик төрлелекне саклау объекты булып тора.
Бакча коллекциясендә планетаның төрле почмакларыннан барлыгы 6,5 мең исемдәге үсемлек исәпләнә.