Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. Чара Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.

Конкурста «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре катнашты.

Конкурс барышында катнашучылар урманнарны торгызу, урманнарны янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм башка өлкәләрдә үз белемнәрен күрсәттеләр.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Балтач кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре алды. Икенче урында – Тукай кишәрлеге урманчылыгы командасы, өченче урында – Кенәр җитештерү кишәрлеге командасы.

Кишәрлек урманчылары арасында беренче урынга – Рәниф Сөнгатуллин, икенче урынга – Фәргать Һадиев, өченче урынга Рәфис Исламов лаек булды.

Урман осталары арасында беренче урынны Марсель Низаметдинов яулады, икенче урында – Алмаз Рәүпов, өченче урында – Альберт Дәүләтьяров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International